МИЗАНСЦЕ’НА и. фр. театр Спектакльнең теге яки бу моментында артистларның, сәхнә җиһазларының урыны, урнашу тәртибе. Яңа фильм өчен бернинди өстәмә мизансцена да, аһәңнәр дә кирәкми. А.Хәлим. Декадага алып барасы репертуар бай, коллектив ныгыганнан-ныгый, мизансценалар ясаганда сәхнә кытлыгы үзен һаман саен ныграк сиздерә. Р.Низамиев. Аның спектакльләрендә мизансценалар аз санлы һәм алар монументаль, мәһабәт. М.Арсланов |