МИЗАН и. гар. 1) Үлчәү, бизмән. Иң әүвәл мизанга салып карыйк. Г.Тукай. --- гамәл дәфтәрләрен үлчәүче мизан янында өммәтем өчен шәфкать һәм мәрхәмәт таләбендә булырмын. Ф.Яхин

2) күч. Берәр нәрсәгә карата бәяләүле мөнәсәбәт, критерий. Гомумән, теләсә нинди бер телнең имлясының начар яки яхшы булуы нинди мизан белән үлчәнеп беленә? Г.Ибраһимов. Глобаль мизаннан караганда, язмыш адәм баласын өч рәвештә Ватанлы итә: беренчесе – туып үскән Ватан. А.Хәлим. Бәллүрдәй саф, чишмә суыдай чиста, йомшак җилдәй ягымлы бу тавышны бәяләргә җир йөзендә мизаннар табылмас. Сәхнә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә