МИ’ДИЯ и. лат. зоол. Диңгезнең яр буе зонасында су асты объектларына ябышып зур тупланмалар хасил итә, җимне судан фильтрлап ала торган ике кабырчыклы моллюск. Бүген Ксения Фёдоровна дөге катнаштырып мидия пешергән булырга тиеш. М.Юныс. [Ике капкачлы моллюскларның] Күбесе – промысел объектлары, азык буларак файдаланыла, мәсәлән, устрица, мидия, диңгез таракчыклары. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Кайбер моллюсклар, мәсәлән, устрица һәм мидияләр, банкалар дип аталган бик эре тупланмалар хасил итәләр. Биология. Хайваннар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә