МИГРА’ЦИЯ и. лат. кит. 1) Халыкның бөтенләйгә, вакытлыча яки сезон белән бәйле рәвештә өлкәдән өлкәгә яки илдән илгә яшәргә күчүе; күчеш, күченеп йөрү. Авыл җирендәге эшсезлек аркасында шәһәрдә «квалификациясез эшсезләр» катлавы үсә. Бу миграцияне ничек туктатырга? М.Мәһдиев. Әлеге миграция хәрәкәтләрендә татарлар актив катнашалар. Д.Исхаков. Федераль миграция хезмәте мәгълүматларыннан күренгәнчә, 2010 елда Русия Федерациясенә барлыгы 13,6 миллион кеше күчеп килгән ---. Мәдәни җомга 2) биол. Хайваннар дөньясында тереклек шартлары үзгәрү яки билгеле бер үсеш циклы үтү сәбәпле, терек организмнарның регуляр төстә яки очраклы хәлдә (янгын, ачлык һ.б.ш. белән бәйле) бер урыннан икенче урынга күчү күренеше. – Курс турысында – эре кошлар. --- истребитель очучысы үзалдына: – Миграция вакыты, шайтан! Җитмәсә, бу яшенле давылы... – дип сукранды. Ә.Гаффар. Сөләйман балыкларның миграциясен өйрәнгәндә, бик кызыклы сораулар туа. Миграциянең мәгънәсе нәрсәдә? Кызыклы ихтиология. Миграцияне өйрәнү күп биологик сорауларга җавап бирергә ярдәм итте. Биология. Хайваннар 3) Бер организмда нинди дә булса күзәнәкләрнең, әгъзаларның бер урыннан икенче урынга күчү күренеше |