МИГРАНТ и. лат. Күчеп киткән (килгән) кеше. Америкага килгән мигрантка иң беренче итеп инглиз телен өйрәнү шарты куела. М.Юныс. Бөек акыл иясе Лев Гумилёв журналист Вл.Суворов белән әңгәмәсендә болай дигән иде: «Мигрантлар, ягъни читтән килгән кешеләр өчен урындагы ландшафтлар һәрвакыт ят була, аларның йөрәгенә якын була алмый ---». М.Мәһдиев. Русиядә мигрантлар кылган җинаятьләр барлык хокук бозуларның 3,5 процентын тәшкил итә, аларның да өчтән бере ялган документлар куллануга бәйле. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә