МИ I и. 1) Кешедә һәм башка умырткалыларда үзәк нерв системасының баш сөяге куышлыгында һәм умырткада урнашкан бүлеге. Кешенең баш мие сырлардан тора – алай күбрәк сыя! Ш.Галиев. Егетләр синең миең селкенгән дип сөйлиләр, дөресме? М.Юныс. Баш миендә организмдагы барлык нерв күзәнәкләренең дүрттән өч өлеше тупланган. Кызыклар дөньясында

2) Кешенең фикерләү, танып белү, аңлау чарасы буларак әлеге әгъзаның башта урнашкан өлеше

3) сөйл. Фикерләү сәләте, акыл; аң. Менә шушы михнәт-хәсрәтле оялар Минем мигә тәмле хыяллар коялар. С.Сүнчәләй. Чәмәт кинәт, баш миендәге бер шөребе бушап китеп, урындык өстенә ыргып менде. Х.Сарьян. Тел күтәреп әйтер сүзем юк иде. Аның каравы миемне биләп алган уйлар бихисап. Б.Камалов

Ми әйләнү к. ми кабару. Уф-ф!.. Мием әйләнде... Харап булдык!.. Харап булдык!.. Г.Ибраһимов. Мигә йөгерү Башка китү, ми эшчәнлегенә тәэсир итү (гадәттә исерткеч эчемлек тур.). Кымызның кәефе мигә йөгерде. Г.Ибраһимов. Мигә сеңдерү Отып алу, ныгытып истә калдыру. Дөрес сөйлиме ул, хаталанамы – яшьләр барыбер аның сүзен генә ишетә, ул сөйләгәнне миенә сеңдерә. М.Маликова. Мигә сеңү Онытылмаслык булып истә калу, хәтердә бик нык саклану. Мие кибү Аңлау, фикер йөртү, яңалыкны кабул итү сәләте зәгыйфьләнү. Мие кипкән, күрәсең [Халикъның]. Башы эшләми нәгъләтнең! Ш.Камал. Мие күгәрү к. мие кибү. Сезнең миләрегез күгәргән, Сезгә сугыш сөреме сырышкан. Ә.Ерикәй. Миен томалау Ялган яки ялгыш мәгълүмат белән фикерне башка якка бору; фикер йөртү сәләтен бетерү. Дәүләт, кешеләрнең миләрен томалау өчен, пропаганда көчләрен тота. М.Юныс. Мие сыеклану к. мие кибү. Эх, бу башны, эчә-эчә миләре сыекланып беткән шул, ни генә бирә алыр икән бу чибәр хатынга? З.Кадыйрова. Мие черегән Аңгыра, миңгерәү. Мисез шул, мисез! Мие черемәгән булса, ата-анасының бераз кадерен белгән булыр иде. Г.Камал. Ми кабару Тавыш, эссе, күп уку, уйлау һ.б.ш.дан ару, нервлар артык киеренкеләнү; миңгерәүләнү. Ми кайнау к. ми кабару. Әлифә коелып төште. Теле бәйләнде, мие кайнады. М.Маликова. Ми кату 1) Уйлау гадәте булмау, уйлау сәләтен югалту. Безнең бәхет шунда – миләр таш булып каткалаганчы, фикер йөртә торган заман килде. Ш.Галиев; 2) Ыгы-зыгы, тавыш, эш күп булу кебекләрдән ару, баш кату. Тукта әле, мин аны нигә, кыстый-кыстый, Ләлә янына җибәрәм соң... Эшне отыры боза гына бит инде ул. Ми дә катып бетте инде болар белән. М.Фәйзи. Дөреслекне эзләп күзләр тонды, Мием катып бетте, баш катты... Л.Лерон. Ми күперү к. ми кабару. Бу бер елда баштан кичкәннәрдән Ми күперде, йөрәк кабарды. М.Җәлил. Ми кызу к. ми кабару. Көтелмәгән бу күренештән егетнең мие кызды, башы шаулады. К.Тинчурин. Ми төшү к. ми кузгалу. Ми түнү Аңлау сәләтен югалту, аңгы-миңге хәлгә килү. Мие түнде, күз кабаклары салынды, буыннар йомшап камырга әйләнде. А.Гыйләҗев. Әхлак кодексын кабул иттек. Ә үзебез, ресторанга кереп, ми түнгәнче салабыз. М.Юныс. Әлифә: – Мием түнгән, кеше әйткән колагыма керә, зиһенемә барып җитми, – дип куйды. М.Маликова. Ми черетү 1) Файдасыз нәрсәләр укуга, өйрәнүгә вакыт һәм акыл эшчәнлеге сарыф итү. Флүн китап өстендә күз талдырып, ми черетеп утыра торганнардан түгел, үзе утырган тормыш арбасын такыр юлдан шома гына тәгәрәтү җаен белә ---. М.Маликова. Ялкау, әлифне таяк дип белмәүче надан, ләкин бай студентларга «ми черетеп» торуның хаҗәте калмады. Н.Вахитов; 2) Кирәкмәгән, буш, мәгънәсез сүз, бәхәсләр белән туйдыру, җәфалау. Мәгърифә: – Бигрәк әйбәт, иртә-кич акыл сатып, миеңне черетмәс. М.Маликова. Ми черү Ялыктыргыч, бертөрле шөгыльдән интегү, тую, баш катып бетү. – Күпме кешенең мие черегән инде бу саннар белән!.. – диде Харис. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә