МЕЩАННА’РЧА рәв. Мещан күзлегеннән, мещан позициясеннән, мещаннар кебек. Әүвәл бик сәләтле булган кызының мещаннарча яшәү юлына басу җирлекләрен ул гаиләдән дә, мәктәптән дә эзләп карый, ләкин нигезле сәбәпләрен таба алмый. А.Расих. Үзең турында гына уйласаң, үзеңне генә кайгыртсаң, ул вакытта, бәлки, җиңел булыр иде, алай гына яшәве – мещаннарча яшәү. Г.Бәширов. Тормышны мещаннарча тарайтып һәм ялгыш аңлау фәлсәфәсе ышандырырлык төстә кире кагыла. Бу – Юныс Әминев иҗатының бер юнәлеше ---. А.Әхмәдуллин |