МЕЩАНЛЫК и. Фикер йөртүдә, үз-үзен тотуда, эш итүдә мещаннарга хас психология, карашлар, мещаннарча кыланыш. Әсәрдә иске карашлар, мещанлык пычраклыклары бик ачык күренә. Җ.Фәйзи. --- ул җырда һич тә «төкердем мин бөтен дөньясына, минем үз илем яхшы» дигән мещанлык фәлсәфәсе юк. М.Мәһдиев. Безне ул артта калуда, мещанлык сазлыгына батып, сөрсеп ятуда гаепләде, чын ир-егетләрне Алабугада гына табуы хакында кызып-кызып, йөренә-йөренә сөйләде. Т.Галиуллин |