МЕЩАНЛАШУ ф. к. мещанлану. Мин – крестьян кызы, үземнең аз гына булса да мещанлаша башлавымны да беләм. Г.Кутуй Мещанлашып бару Аз-азлап мещанлашу, торган саен мещанлашу. Җомагыл, син көннән-көн мещанлашып барасың. Ф.Сәйфи-Казанлы Мещанлаша башлау Мещанлашуга табан йөз тоту. Китап минем бәгыремә үтеп кереп, күңелемне били, тупаслана, мещанлаша башлаган хисләрне кузгата. Т.Миңнуллин Мещанлашып китү Кыска вакыт эчендә, соңгы вакытта мещанлашу |