МЕЩАН и. рус 1. 1) 1917 елга кадәр Россиядә җан башыннан салым түләү, рекрут йөкләмәләре кебек бурычлары булган, вак сәүдәгәрләрдән, һөнәрчеләрдән, хезмәткәрләрдән һ.б.ш. торган катлау вәкиле. Татар мәгърифәтенә азмы-күпме өлеш керткән кешеләр – укытучылар, нәшриятчылар, галимнәр! Алар арасында мещаннар, сәүдәгәрләр юк. Җ.Фәйзи. Татар купецлары, мещаннар трактирга күңел ачарга киләләр, сыра эчәләр, чөгә балыгыннан пешерелгән солянка яраталар, ди ул [К.Фукс]. М.Гали. Ә мещаннар һәм гади шәһәр халкы исә иң аскы рәтләрдә көнбагыш чиртеп утыра. Р.Ибраһимов

2) күч. Рухи таләпләре булмаган, матди муллыкны өстен куеп, шәхси мәнфәгатьләрен генә уйлап яшәүче кеше. Авыл руслары белән гөрләшеп, серләшеп яшәп була безгә, әмма Казан мещаннары, обывательләренең бик күбесенең эче чиста түгел шул әле. М.Мәһдиев. Бу – мещаннар логикасы. Һәрхәлдә, иҗат кешесе өчен бу логика ят булырга тиеш. Т.Миңнуллин. Халыкта исә аның гаме юк, ул мещан сазлыгына тулаем баткан, мещаннарча яши һәм фикер йөртә. Л.Гыйззәтуллина

2. с. мәгъ. Тар карашлы, рухи идеалларсыз, көндәлек рухы белән сугарылган. Төкер черек мещан тормышка, Төкер шуңа, Сәрвәр, Төкер шуңа, Сәрвәр, Көл, Сәрвәр! М.Җәлил. Мещан җанның фәлсәфәсе – Кадими фәлсәфә: «Ничек яшәсәң дә яшә, тик Тук һәм рәхәт яшә!» Р.Фәйзуллин. --- хисләренең югары булуы сатирикны башка ваемсыз мещан язучыдан аерып тора. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә