МЕЦЦО-СОПРА’НО и. ит. муз. 1) Вокал сәнгатендә: югарылыгы буенча сопрано белән контральто арасында торган хатын-кыз тавышы. Тиешле югарылыктагы җыр культурасы булмау сәбәпле, аның өчен ялгыш тавыш булган меццо-сопрано белән җырлаган Кайбицкая Мәскәү дәүләт консерваториясе профессорлары ярдәме белән лирик колоратур сопранога күчерелде. Х.Туфан. Зур театрда төп сопрано партияләрен башкара иде [С.И.Друзякина]. Тавышы матур тембрлы булып, лирико-драматик һәм меццо-сопрано партияләрне дә җырлый. У.Әлмиев. Тавышыгыз менә дигән меццо-сопрано икән. Нәкъ хорның үзәгенә кирәкле тавыш! З.Фәйзи

2) Шундый тавышлы җырчы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә