МЕЦЕНАТ и. лат. Иганә кылучы, химаялек итүче, фән, сәнгать, мәдәният үсешенә финанс ярдәм күрсәтеп яклаучы кеше. И батырдык инде үзебезнең меценатларны… Шуннан соң безнең хакыбыз бармы инде «безне рус агай кимсетә» дип әйтергә? М.Мәһдиев. Татар меценатлары арасында татар типографиясе ачу уе белән янып йөрүчеләр шактый була. М.Әхмәтҗанов. Мәхәлләнең меценаты – мәдрәсә хуҗасы Ибраһим Юнысов (Озын Ибрай) белән дә шулай булган. С.Алишев |