МЕХЧЫ и. 1) Мех эшләнмәләр, гадәттә кием белән сәүдә итүче. Атам мехчы булганлыктан, мине мех сәүдәгәре ясамакчы булалар. Аңа да риза түгел. Г.Камал 2) Мех эшкәртү предприятиесендә эшләүче, мех эшкәртү белгече. Мәскәүдән ярдәмгә чакырылган профессорга мехчылар исеменнән кайры тун бүләк иттеләр. А.Гыйләҗев. Яңа төзелгән Мехчылар клубы опера һәм балет театры карамагына тапшырылган, репетицияләрнең күбесе шунда уза. Р.Низамиев |