МЕХЛЫ с. 1) Мехы (1 мәгъ.) булган. Син бер-ике айдан кара борынлы, җылы мехлы, җелтер күзле бала табар идең... М.Мәһдиев. Биредә мамык басуларыннан елына биш йөз мең тонна «ак алтын» җыеп алына, җимеш бакчалары мул уңыш бирә, Арал диңгезендә балык тотыла, затлы мехлы җәнлекләр үрчетелә, дөнья базарында дан алган каракүл бирүче куйлар асрала. Р.Вәлиев. Тиеннәр куе ефәксыман мехлары өчен кыйммәт бәяләнә, кыйммәтле мехлы җәнлек буларак алар әле ау объекты да. Биология

2) Мех (2 мәгъ.) белән җылытылган, мех белән бизәлгән, мех тотылган. Мехлы кышкы кием



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә