МЕХКОМБИНАТ и. рус 1) Хайван тиреләрен эшкәртеп, күрек чыгара торган зур эшханә. Өченче үткен кыз бик һәйбәтләп кенә мехкомбинатта тире юу цехында өч сменага күчә-күчә эшли һәм --- җитмеш ике тәңкәдән дә ары ала алганы юк ---. М.Мәһдиев. Җил мехкомбинат ягыннан иде. Казан күген кара җилпәзә февраль болытлары каплаган ---. А.Гыйләҗев

2) Күрек эшләнмәләр, гадәттә кием-салым тегә торган эшханә. --- фатирга күченеп Казан кешесе булып киткәч, кичке эшче яшьләр мәктәбе укытучылары һәм укучылары, җитен комбинаты, мехкомбинат кызлары Фәнистән [Ф.Яруллин] өзелмәделәр. Марс Шабаев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә