МЕХАНИЦИЗМ и. гр. XVII–XVIII гасырларда: табигать һәм җәмгыять үсешен гади механика законнары белән генә, дөньяның төрлелеген бердәй материя кисәкчекләренең механик хәрәкәте дип кенә аңлаткан философик юнәлеш. Күрәсез, Маркс һәм Энгельс безне бу мәсьәләдә механицизм һәм педантизмга бирелүдән сакларга тырыштылар, сәнгатьнең үз спецификасы барлыгын һәм моннан аша атлап үтәргә ярамый икәнен әйтә килделәр ---. Н.Исәнбәт. Механицизм – әнә шушы антидиалектик фикер йөртүнең чагылышы ул. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә