МЕХА’НИКАЛАШТЫРУ ф. Билгеле бер тармакта эш процессларын механизмнар ярдәмендә үтәүгә күчү, кул хезмәтен машиналар һәм механизмнар эше белән алмаштыру. Алар пилорамаларның конструкцияләрен бераз үзгәрттеләр: каяндыр тасма транспортёр табып, аның катокларын файдаланып, пилорамалар астына бүрәнәләр бирүне механикалаштырдылар. М.Хәсәнов. Нишләтәсең, агай-эне, бөтен нәрсәне механикалаштырып була, ә көтү көтүне... Т.Миңнуллин. Хуҗалыкта терлекче хезмәтен җиңеләйтү, механикалаштыру өлкәсендә шактый чаралар күрелә. Борынгы Калатау итәгендә. Бу ысул эшләрне күбрәк механикалаштырырга мөмкинлек бирә һәм туфрактан дымның парга әверелүен шактый киметә. Яшелчәчелек

Механикалаштыра башлау Механикалаштыру эшенә керешү

Механикалаштырып бетерү Тулысынча механикалаштыру, барысын да механикалаштыру. [Иҗат кешесе дигәнебез] Бик четерекле дигән җирләрне механикалаштырып бетерә язды. Ә.Баян

Механикалаштырып бирү Башка берәү өчен механикалаштыру. Мин сезнең фермаларны механикалаштырып бирермен. Т.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә