МЕХА’НИКА и. гр. 1) Физиканың пространствода хәрәкәт итү законнарын һәм хәрәкәтне китереп чыгара торган көчләрне өйрәнә торган тармагы. Александриянең тарихы механикага нигез салган галим Архимед исеме белән дә бәйле. М.Мәһдиев. Механика буенча хезмәтләрне үзләштерү өчен, ул [Уатт] немец телен өйрәнә ---. Кызыклар дөньясында. Физикада, мәсәлән, теоретик механика, молекуляр физика, төш физикасы, плазма физикасы һ.б. кебек бүлекләр аерылып чыкты. Галәм. Җир. Кеше. Электр чылбырларындагы үзиндукция күренешләрен механикадагы инертлык күренеше белән чагыштырырга мөмкин. Физика курсы 2) Техниканың хәрәкәт һәм көчләр турындагы тәгълиматны гамәлдә куллануны өйрәнә торган тармагы. МТСтан әллә ниткән списанный моторлар, движоклар ташып, бөтен мәктәпне механика цехына әйләндерделәр бит инде. М.Мәһдиев. Озын-озак уйламады, тотты да нәни генә механика заводының тимерчелегенә чүкеч сугучы булып керде. А.Гыйләҗев. Биремнәр механика белгечлеген үзләштерүче студентлар өчен төзелгән. Сызма геометрия 3) Берәр җайланманың механик өлеше 4) күч. Берәр эшнең сере, асылы, катлаулы ысуллары, методикасы, башкарылу механизмы |