МЕХА’НИК II с. 1) Механизмнар башкара торган процессларга, күренешләргә мөнәсәбәте булган. Механик энергияне электр энергиясенә әверелдерә торган машиналар генератор дип атала. Физика курсы. Химик энергияне турыдан-туры механик энергиягә әверелдерү ысулларын табу (мускуллар эшләгән вакыттагы кебек) мавыктыргыч түгелмени? Химиянең киләчәге

2) Механизмнар, автоматик җайланмалар ярдәмендә эшләнә, башкарыла торган. Баштарак, механик савуга күчү белән, сыерлар сөтләрен киметтеләр. М.Хәсәнов. Механик эшкәртү белән бер үк вакытта рәтләрдә туфракны китмән белән йомшарталар һәм чүп үләннәрен утыйлар. Яшелчәчелек. Кул белән саву күп хезмәт таләп иткәнгә, сыерларны механик юл белән савуга күчү үзеннән-үзе сорала. Сөт терлекчелеге турында кыскача белешмә

3) биол. Үсемлекнең, күзәнәкнең, тере организмның тышкы тәэсирләргә карата ныклыгын тәэмин итә торган. Яфракларда механик тукымаларның күзәнәкләре еш кына үткәргеч тукыма күзәнәкләре тирәсенә урнашалар һәм аның белән бергә яфрак сеңерчәләрен формалаштыралар. Биология. Күзәнәкләр күзәнәкара матдәдә урнашкан, ул матдә күзәнәкнең механик ныклыгын, туклануын һәм сулавын тәэмин итә. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге

4) физ. Җисемнең физик составына, составында булган катнашмаларга, тышкы ныклыгына бәйле. Электротехник кәгазьләрне һәм катыргыларны механик яктан нык һәм югары температура тәэсиренә бирешмәүчән сульфатлы целлюлозадан ясыйлар. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе. Туфракларның үзлекләре, аларның механик составы һәм физик төзелеше, бигрәк тә туфракның реакциясе үләннәрнең үсешенә бик нык йогынты ясый. Күпьеллык үләннәр. Түгәрәк фильтрда кала торган механик катышмаларга карап, сөтнең чисталыгын белергә мөмкин. Сөт терлекчелеге турында кыскача белешмә

5) к. механистик. Механик материализм

6) күч. Формаль яки гадәти, эшнең асылын, үзенчәлекләрен исәпкә алмаган; берьяклы. Син мәсьәләне механик рәвештә чишәсең. Ш.Камал. Гамьсез куллар белән механик рәвештә язылган һәм язылачак мондый характеристикалар архивларда сакланыр, һәм миңа шул характеристикалар буенча бәя биреп ялгышырлар. Т.Миңнуллин

7) күч. Уйлап тормастан, автоматик рәвештә башкарылган. «Тагын нинди хаталарыгыз булды?» – дигән сорауга --- [С.Атнагулов] тәрҗемә иткәндә сүзгә-сүз, механик рәвештә тәрҗемә итүен, татар телен рус сүзләре белән чуарлап, аны бозуын күрсәтә. Р.Мостафин. Беркем дә ата-бабалары кылганны механик рәвештә кабатлап кына яшәргә риза түгел, гәрчә ата-бабалардан кадерле мирас калган очракта да! А.Гыйләҗев. Материалны кат-кат укып кына булса да үзалдына телдән кабатлау механик кабатлауга караганда һәрвакыт нәтиҗәлерәк. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә