МЕХА’НИК I и. гр. 1) Механика (1 мәгъ.) белгече. Без әле монда механиклар белән бер эксперимент ясап карарга җыенабыз... М.Хәсәнов. Механик һөнәре сайлау белән Уатт, зур тырышлык вә түземлек куеп, үзлегеннән гыйлем туплауга керешә. Кызыклар дөньясында

2) Механизм, машиналарның дөрес эшләвен тәэмин итеп, күзәтеп торучы белгеч; аларны эксплуатацияләү белән җитәкчелек итүче инженер. Гүзәл кыз Мәйсәрәнең язмышы бик фаҗигале булды. Аны авылга кино куярга килгән механик урлап китә. Г.Ахунов. Механик тегене-моны алмаштырып көйләгәнче, гадәттә, ирләр ишек яңагына сөялеп, аякның берсен клуб эченнән алмыйча гына көйрәтеп торалар. М.Мәһдиев

3) Предприятиедә махсус бүлек, цех башлыгы булган урта звено җитәкчесе. Мастерскойның башлыгы – механик – мине, ни өчендер, бер карауда ук дошман күрде. Ш.Усманов. Нәркис Нәгыймович Бадамшин зур кеше бүген, баш механик. М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә