МЕХАНИЗМ и. гр. 1) Машинаның, аппаратның яки приборның аны хәрәкәткә китерә торган эчке төзелеше, аны тәшкил иткән төп узеллары системасы. Бар иде заманалар: ферма эчләре ялт итеп тора, производство процессы сәгать механизмы кебек төгәл эшли, барысы да үз урынын белә. Җ.Юныс. Эчке янулы двигательләрнең төп механизмы булып кривошип-шатун механизмы санала. Тракторлар һәм автомобильләр. --- электр моторларның егәрлеге бик кечкенә булырга мөмкин. Мәсәлән, сәгать механизмнарын эшләтә торган электр двигательләренең егәрлеге бары 3 милливатт кына була. Физика курсы

2) Аерым бер эш процессын үтәү өчен ясалган махсус агрегат, җайланма. Дөрес, бу механизм утын ярырга да ярамый. Н.Дәүли. Шәһәрләрне камау, ташлар һәм уклар ыргыту механизмнарын ул [Архимед] үзенең туган шәһәрен римлылардан саклау вакытында гамәлгә керткән. М.Мәһдиев. Шулай өч сәгать йөзеп, корабның механизмнарын сынаганнан соң, портка кереп, йөк төйи башларга тиешбез. М.Юныс

3) күч. Берәр өлкәдәге эшчәнлекнең эш тәртибен, эзлеклелеген китереп чыгарган, шуны билгеләгән система. Хәбәрне язып алу белән, дежурный «тревога» сигналына басты, шул минутта ук тикшерү механизмы хәрәкәткә килде. Д.Галимов. Эш итү механизмнары үзгәрде. Моннан ун ел элек нәтиҗәле булган чаралар бүгенге көндә көтелгәннәрне бирә алмый. Татарстан. Тормыш планлаштыруны гына түгел, бөтен хуҗалык механизмын үзгәртеп коруны --- мәгънәле, нәтиҗәле эш алымнары таләп итә. Казан утлары

4) күч. Нинди дә булса күренешне яки гамәлне барлыкка китерә торган хәл һәм процессларның эзлекле чылбыры. Без белмәгән биологик механизмнар бар. Кайсы беренчел, кайсы икенчелдер әле? Ш.Галиев. Химик әверелешләр механизмын өйрәнүдә радиохимик ысулларның әһәмияте бик нык үсте. Химия фаш итә. Химик реакцияләрнең, химик бәйләнеш механизмнарының һәм молекулалар, атомнар, атом группалары, ионнар, электроннар белән була торган күренешләрнең серләре ачыла бара. Химиянең киләчәге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә