МЕХАНИЗА’ЦИЯ и. Механик энергия, механик көч куллануга күчү, кул хезмәтен өлешчә яки тулысынча машиналар, механизмнар белән алмаштыру эше; машиналар һәм механизмнар белән тәэмин итү эше. Бу курска механизациягә катнашы булмаган кешеләр дә йөрде. М.Хәсәнов. Механизация, механизация дип, бөтен дөньяны тимер-томыр белән тутырдык, һаваны корымладык, чирәмне ертып, җирне чокыр-чакырга әйләндердек. А.Вергазов. Арышбашны, рәт араларын эшкәртүдә механизация куллануны исәпкә алып, киң рәтле итеп чәчәләр. Күпьеллык үләннәр |