МЕХАНИЗА’ТОР и. 1) Төрле эш процессларын механикалаштыру белгече. Механизаторлар, пилорам куярга дип, вал яраштырып йөриләр, күп техник терминнар телдә русча. Ш.Галиев 2) Машина, механизмнарга хезмәт күрсәтүче, шулар белән эш итүче, шуларны йөртүче белгеч. Хәзер бит колхозда механизатор белән сыер савучыны гына күрәләр, шуларны гына мактыйлар. М.Мәһдиев. Ә бай тормышлы колхозлар урып җыю вакытында, механизаторларны һәм кыр эшендә эшләүчеләрне ашатырга, ике көн саен бер сыер яки тана суеп торалар. В.Нуруллин. Ул елларны, яшелчәче, механизатор таныклыгы биреп, укучыларны колхозда калдырырга тырышалар иде. Шәһри Казан |