МЕХ I и. рус 1. 1) Имезүче хайваннарның тәнен каплап торган йомшак куе йон япмасы. Адәм заты аны [асны] бөтен дөньяда шул мехы өчен кыра. Ә үзенчә ул мехын алыштырып саклана. М.Рәфыйков. Матурлыгы, купшылыгы һәм ефәктәй елкылдап, кулга тоткач агып торуы белән кешнең кышкы мехына бу дөньяда тиңнәр юк. Кызыклар дөньясында

2) Шундый йомшак япмасын саклап эшкәртелгән хайван тиресе; күрек. Ул эш киемнәрен инде салып аткан, өстенә кара постау пәлтә, башына кара сарык мехыннан теккән зәңгәр бәрхет түбәле кубанка, кулына язгы сарык йоныннан кызлар бәйләп биргән юка ак перчатка киеп алган ---. Г.Ахунов. Безнең Татарстаныбыз затлы мехлары белән бөтен дөньяда дан тота. М.Маликова. Мехка ышкыганда, сумала (яки каучук) таякта хасил булган корылманы исә тискәре корылма дип атаганнар. Физика курсы

2. с. мәгъ. Күректән тегелгән. Өстенә мех якалы җылы куртка кигән урта яшьләрдәге ир: – Сул якта бу урамга параллель өченче урам – Фрунзе урамы, – дип, кулын сул якка изәде... Г.Тавлин. --- безгә театрда Ильскаяныкы төсле мех пальто бирделәр, бушлай бирделәр, хәзер кәпрәеп манто киеп йөрим, буржуйка кебек. Р.Батулла. Биредәге товарлар – күн, тире, мех киемнәр, модельле туфлиләр, итекләр, джинсы, ягъни безгә алып кайтып сатыла торган әйберләр – башка төрек базарларындагыдан аерылалар. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә