МЕТРОПО’ЛИЯ и. гр. тар. Үзенең колонияләренә, икътисади яктан үзенә бәйле территорияләргә яки илләргә карата үзәк дәүләт. Колониаль администрация метрополиягә күпме байлык озатылганын бик җентекләп теркәп барган. М.Юныс. Инде изүче халыкларга килгәндә, алар – метрополиядә яшәүчеләр, чөнки колониаль халыклардан талап алынган байлыкның бер өлеше метрополия кешеләренең һәммәсенә дә тия. М.Әхмәтҗанов. --- бу илләрдә колонияләрнең бетерелүе элекке метрополияләрдә эшчеләр сыйныфының күтәрелешен барлыкка китермәде һәм китерми. Казан утлары |