МЕТРОПОЛИТЕН и. фр. Зур шәһәрләрдә җир астыннан, җир өсте буйлап яки махсус эстакадалар белән җир өслегеннән күтәреп үткәрелгән, электрлаштырылган тимер юл. Метрополитен төзүчеләрнең беренче газеталары татар телендә чыга. М.Юныс. --- метрополитен шау-шуын киметү өчен, вагоннарны махсус конструкцияле итеп ясарга һәм туннельләрне тавыш йотучы материаллар белән тышларга була. Кызыклы физика. Казан шәһәр метрополитенының беренче линиясен – 2013 елга сафка басачак «Декабристлар», «Мәскәү», «Завод» станцияләрен төзеп бетерү өчен, 17 млрд сум акча килүе көтелә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә