МЕТРОНОМ и. гр. Музыка башкарганда һ.б.ш. очракларда темпны билгеләү өчен кулланыла торган, сугу тавышы белән кыска вакыт арасын билгели торган маятниклы прибор. Күке берәмләп кенә саный. Табигатьнең метрономы сыман тавыш салмак кына кабатлана. Ш.Галиев. Метрономнар шакып биргән шәп-шәрә темпо-ритмнар аркылы актёрларны билгеле бер халәткә кертеп, шуның белән бергә катлам-катлам кичерешләрне «уятырга» мөмкин булды. В.Леви. «Якуп көе» (№ 18) язмасында, мәсәлән, «Акрын» ремаркасы куелган. «Әлифба» (№ 92) көенә тизлек билгесе метроном буенча гына куелган (M = 108). Милли моңнар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә