МЕТРОЛО’ГИЯ и. гр. Үлчәү гамәлләре һәм берәмлекләре, аларның дөреслеге һәм төгәллеге турындагы фән. Безнең белән пароходчылыкның метрология (приборлар төгәллеген тикшереп тору) лабораториясеннән ике хатын диңгезгә чыкканнар иде. М.Юныс. Халык метрологиясе фәнни белемнәр, аеруча математика, астрономия гыйлемнәре белән дә тыгыз бәйләнештә. Г.Дәүләтшин. 2004 елда биредә ике катлы заманча бинада химия һәм метрология лабораториясе һәм медицина-санитария бүлеге ачылды. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә