МЕ’ТРЛЫК и. 1. Җыелмалы метр. Метрлыгын гел кесәсендә йөртә

2. с. мәгъ. к. метрлы. Өй халкы, көлеп, «мастерской» дип йөрткән дүрт метрлык кечкенә бүлмәдә Галим әнисенең керосинкасын төзәтеп утыра иде. Г.Әпсәләмов. Башкаланың Авиатөзелеш районында яшәүче Гаяз Сабиров 5 кешелек гаиләсе белән 21 кв. метрлык бүлмәдә яши. Ватаным Татарстан. Ышансагыз – ышаныгыз, ышанмасагыз – юк: ләкин иртүк, мин барганда, «Җиңү проспекты» станциясенең керү ишеге ягында дүрт-биш метрлык чират иде. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә