МЕ’ТРЛЫ с. 1) Озынлыгы бер метрга тигез булган; бер як үлчәме бер метр тәшкил иткән. Район вәкиле, үрелеп, метрлы линейка белән форточканы ачып җибәрде. М.Мәһдиев. Инде безнең көннәрдә ул байлыкны эзләргә омтылышлар да булды, ләкин күл төбенең күп метрлы ләме бүгенге эзләнүчеләр өчен ерып чыккысыз кыенлыклар тудыра. Ф.Гарипова

2) Билгеле метр үлчәмендәге. Түбә ябучылар белән эретеп ябыштыручылар бергәләп эшләделәр, чөнки озынлыгы ундүртәр метрлы, эре сырлы калын түбә калаен эретеп кенә кисеп була иде. М.Маликова. Үзен королева кебек хис иткән хатын ничек, алты квадрат метрлы тараканлы кухняга кереп, тозлаган кәбестәдән исерек ире өчен аш пешерсен?! Д.Гыйсметдин. Җир астында тоз гадәттә егерме биш-утыз метрлы калын катлам булып ята. Дөньяда ниләр бар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә