МЕ’ТРЛАП рәв. 1) Озынлыгын берәр метр итеп. Имәнне метрлап турады. Бүкәннәрне сигезгә ярып күләгәдә --- киптерде. А.Гыйләҗев. Метрлап-метрлап җир тишә торгач, кое бораулаучы абзагыз кабер тирәнлегендәге туфрак җылысының ни дәрәҗәдә булуын чамалый бераз. К.Кәримов

2) Метрлар белән үлчәп. – Мин сыраны литрлап түгел, метрлап эчәм, – дигән драматург. Р.Батулла. Квадрат метрлап исәпләгәндә, Казанда иң күп техника бездә. Татарстан яшьләре

3) Микъдар санында белдерелгән метр чамасы. Ике метрлап биеклектәге яр кисентесеннән үк сөзәк үр күтәрелә, ә анда – ташландык рус зираты. Ә.Гаффар. – Менә шушындый, – дип, кулларын ярты метрлап җәеп күрсәтте ул, – бау аласың да яр буена утырасың. М.Маликова. Бумеранг биш метрлап очып барып, салмак кына борылыр ---. Кызыклы физика



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә