МЕ’ТРИКА ДӘФТӘРЕ и. тар. Туу, үлү, өйләнешү очраклары рәсми рәвештә теркәлеп бара торган төп кенәгә, гражданлык актларын теркәү кенәгәсе. 1905 елның 20 маенда Чистай ишаны Мөхәммәтзакир кызы Әсмаигалия белән Ростов-Дон мулласы Муса Җарулла улы Бигиевнең никахлары метрика дәфтәренә теркәлә һәм зурдан кубып туй үткәрелә. И.Нуруллин. Риф Якупов беренче буларак шагыйрьнең иҗатын һәм тормышын өйрәнүдә гаять әһәмиятле --- метрика дәфтәрләрендәге хәбәрләрне фәнни әйләнешкә кертсә, Зәкия Рәсүлева исә беренче булып Тукайның нәсел шәҗәрәсен төзү тәҗрибәсен ясады. Эзләнүләр. Уйланулар. Табышлар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә