МЕ’ТРИКА III и. лат. 1) Туу турында метрика кенәгәсендә ясалган махсус язуга нигезләнеп төзелгән документ; туу турында таныклык. Бабайның үз хәтеренә ышанып кына, соңрак метрика язып биргәннәр. Г.Сабитов. --- ниндидер хорафатка ышанып, метрика бозу – ахмаклык, Сара Кыямовна. С.Лашманчы 2) иск. к. метрика дәфтәре. – Сиңа әйтәм, – диде Галимулла, – без аны яңа елсыз метрикага кертми торырбыз, бер елга булса да, солдатка соңрак алыныр. И.Гази |