МЕ’ТРИКА II и. гр. әд. 1) Шигырь үлчәүләре турындагы өйрәтмә. Гарәп-фарсы метрикасына корылган көйләп укыла торган шигырьләр урынына интонацион сөйләүгә нигезләнгән шигырьләр барлыкка килә. Ә.Исхак

2) Шигырьнең, гомумән поэзиянең үлчәве белән бәйле үзенчәлекләре. Төрки «Шаһнамә»нең жанр һәм композиция, метрика һәм рифма бирелеше күпсанлы мисалларда ачыкланып, әсәрнең Урта гасырлар шигъриятендәге урыны тагы да тулырак күз алдына килеп баса. Ә.Закирҗанов. Р.Вәлиев – нигездә, традицион метрика калыбындагы, җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Хәзерге татар әдәбияты

3) Шигырь язуда файдаланылган барлык үлчәм төрләре

4) муз. Такттагы метр үзенчәлекләре турындагы өйрәтмә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә