МЕ’ТРИК с. 1) физ. тех. Метрика (I) белән бәйле, метрика үзенчәлекләренә караган. Халыкның метрик һәм хисап системасы – рухи мәдәниятнең гамәли эшчәнлеккә иң якын торган өлкәсе. Г.Дәүләтшин

2) әд. Метрика (II) белән бәйле, метрика үзенчәлекләренә караган. Башка очракларда, катлаулы метроритм эффектын бетерү теләге барлыкка килгәндә, C.Габәши, киресенчә, метрик берәмлек итеп сигезле нота урынына чирекле нота алган ---. Милли моңнар. Шигырьнең метрик төзелеше



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә