МЕТРАНПАЖ и. фр. махс. тар. Типографиядә набор җыю эшен күзәтеп торучы өлкән наборщик, наборны полосага яки биткә салучы. Җыелган материалларны биткә салып чыгару эшендә метранпажга күрсәтмәләр биреп торучы да мин. М.Әмир. --- линотиписткалар, кизү корректорлар, метранпажлар чыгаручы, курьер, җаваплы секретарь урынбасары, газета басучылар һәм «сафбаш» бергә әвәрә килеп, төн уртасына кадәр аяк өстендә булалар. Г.Тавлин |