-МЕТР гр. 1) Кушма сүзләрдә «беренче сүздә күрсәтелгән озынлыкта, күләмдә» мәгънәсен белдерә торган икенче кисәк (мәс., сантиметр, миллиметр һ.б.). Норма буенча эшчеләр андый туң җирне берәр кубометр эшләргә тиешләр. А.Алиш. Кичә мин бер метр да кырык сантиметрны сикердем. Син ярты метрны да сикереп чыга алмадың. Т.Миңнуллин

2) Беренче компонентта белдерелгән билгене үлчәү өчен кулланыла торган прибор (мәс., омметр, барометр һ.б.). Вольтметр белән көчәнеш үлчәү чиген арттыру өчен, аңа бер-бер артлы тоташтырыла торган өстәмә каршылыктан файдаланалар. Даими ток законнары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә