МЕТР II и. гр. 1) әд. Шигырьдә басымлы һәм басымсыз иҗекләр чиратлашуның билгеләнгән схемасы, шигырь үлчәме. Гаруз, төрки телләрдәге поэзиядә гасырларча хакимлек итүче метр буларак, соңыннан бу телләрдән тизлек белән төшеп калды. X.Госман

2) муз. Такттагы көчле һәм көчсез өлешләр чиратлашуындагы тигезлек. Бу чор язмаларында метр (вәзен), ритм (икаг), мелизматика үзенчәлекләренең реаль яңгырашлары күп очракта дөрес язылышта бирелмәгән. Г.Макаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә