МЕТР I и. гр. 1) Халыкара берәмлекләр системасында озынлык үлчәүнең төп берәмлеге: элек Париж меридианының ун миллионнан бере буларак билгеләнгән, хәзерге вакытта яктылыкның вакуумда секундның 1/299 792 458 өлешендә үткән юлын тәшкил итә. Көтүче абый, сыерларын елга буена туплауга китергәч, аш әзерләү өчен, ике йөз метр чамасы ераклыктагы чишмәгә су алырга китә. Ә.Баян. Инде немец траншеясына егерме-утыз метр чамасы гына калды. Х.Камалов

2) Шундый озынлыктагы, сантиметр бүлемнәре булган, берәр нәрсә үлчәү өчен хезмәт итә торган линейка. Гайнан чемоданнан берәм-берәм алып, фотоаппарат, йомшак метр, төсле порошок, ябыштыргыч кәгазь, башка кирәк-яракларны өстәлгә бушата башлады. М.Насыйбуллин. Улым! Балта, пычкыны ал әле. Метрны да онытма. Н.Хәсәнов. Нотыкчы зур мәгънәле кыяфәттә, әле бармакка, әле тамаша залына карап, куен дәфтәренә нидер яза бара. Метр алып, ниләрдер үлчи. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә