МЕТОНИ’МИЯ и. гр. әд. Тропның бер төре: бер сүзне мәгънәсе ягыннан аның белән тыгыз бәйләнештә булган икенче сүз белән алмаштыру алымы (мәс., «эшләпәле кеше әйтә» урынына «эшләпә әйтә»); образлы итеп кулланылган шундый сүз яки гыйбарә. Шәхес кичерешләре, күңел көзгесе – рухи дөнья турында уйланганда, Туфан сурәтне тарайта бара (метонимия алымы) һәм турыдан-туры йөрәк белән серләшеп китә ---. Т.Галиуллин. [Сүзнең] Туры яки күчерелмә мәгънәдә булуы күрсәтелә (күчерелмә мәгънәдә булса, төре билгеләнә: метафора, метонимия, синекдоха, вазифа буенча күчеш). Р.Шәмсетдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә