МЕТОДОЛО’ГИЯ и. гр. кит. 1) Танып белүнең фәнни методы турындагы өйрәтмә. Югарыда саналган хезмәтләре Г.Гобәйдуллинны марксизм-ленинизм методологиясе, тарихи материализм нигезендә эшләүче тарихчы итеп күрсәтәләр. С.Алишев. --- дөнья үзгәрә, тикшеренүләр заман таләп иткән методологиягә нигезләнеп алып барыла. М.Әхмәтҗанов. 1983 елда --- аның [Й.Нигъмәтуллинаның] рус телендә «Әдәби иҗатны өйрәнүнең комплекслы методологиясе» исемле китабы дөнья күргән иде. Казан утлары

2) Аерым бер авторда, чорда, фәндә һ.б.ш. кулланыла торган алымнарның барысы. Философия кешеләрнең дөньяга карашын чагылдырган күренеш кенә түгел, ул әле билгеле бер теоретик «калып», методология дә. К.Гыйззәтов. Аның методологиясендә төп урынны дөнья әдәбиятындагы уртаклыклар һәм аларның милли әдәбият сыйфатлары белән баюы алып тора. Ә.Закирҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә