МЕТОДОЛО’ГИК с. Методологиягә караган, методология белән бәйле. Ә әдәбият һәм әдәби хәрәкәт исә җәмгыятьнең үзгәреш юлларын чагылдыра, үзе дә эчтәлек һәм форма җәһәтендә сәнгати, методологик һәм әхлакый-рухи үсеш кичерә. Х.Әхмәтҗанов. Конкрет әсәрләрне күзәтүгә күчкәнче, тагын берничә методологик мәсьәләне яктыртып үтү сорала. Ф.Урманчеев. --- бу концепция методологик кимчелеккә ия. Ул төрле субъектив фараз итүләргә юл куя ---. К.Гыйззәтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә