МЕТО’ДИКА и. гр. 1) Билгеле эшне алып баруда, башкаруда максатка ярашлы һәм кирәкле алымнар, ысуллар җыелмасы. Анда каралган мәсьәләләр бер гыйльми нигезгә яки бер методикага корылган булса, бер хәл иде. Җ.Фәйзи. Археология методикасының бөтен шартларына җавап бирерлек дәрәҗәдә оештырылган казу эшләре Кремль территориясендә беренче мәртәбә 1953–1954 елларда гына үткәрелә. Ф.Хуҗин. Операцияне билгеле методиканы төгәл үтәп, тыныч күңел белән дәвам итәргә була иде. М.Маликова 2) Билгеле бер фәнне укытуда кулланыла торган методлар турындагы өйрәтмә. Математиканы, физиканы, химияне оныткан бу егетләр кичләрен клубларда кызлар янында дәрес бирүнең методикасы турында тәмләп сөйлиләр. М.Мәһдиев |