МЕТО’ДИК с. 1) Методика белән бәйле, методикага караган. Сәламәтлеге, холкы уку-укыту бүлеге мөдире булырлыкмы аның? --- укымышлы, методик ярдәмгә сәләтле, сабыр табигатьле һәм үз өстендә эшли ала торган кеше кирәк ул эшкә. Г.Тавлин. Дипломлы укытучылар Татарстаннан килсен иде. Икенче кыенлыгыбыз – дәреслекләр, методик әдәбият, күргәзмә әсбаплар. Т.Әйди. Хәзер күрше өлкәләрдәге милләттәшләрдән үтенечләр килә: татар теленә өйрәтүче кадрлар, методик кулланмалар сорыйлар. Казан утлары 2) Максатчан рәвештә, эзлекле, даими, регуляр төстә эшләнә, башкарыла торган. Әгәр сез методик эзлеклелек белән үзегезгә таләпләрне акрынлап арттыра барсагыз, бөтенесе дә бик әйбәт булачак. В.Леви |