МЕ’ТОД и. гр. 1) Табигать күренешләрен һәм иҗтимагый тормышны танып белү, тикшерү ысулы. Диалектик метод 2) Билгеле бер эшчәнлек өлкәсендә кулланыла торган ысуллар һәм алымнар системасы. Безнең илдә беренчеләрдән булып ул чит телләргә тиз арада өйрәтү методларын үзләштерде, зур галим булып үсеп җитте, кафедра җитәкчесе дәрәҗәсенә иреште. М.Маликова. Язучыга, бәлки, төрле иҗат методларыннан читтә тору, аларны белмәү хәерлерәктер. Р.Низамиев. Җир кабыгында табылган иң карт минералларның яше 4 миллиард ел чамасы булуы радиоактив метод белән билгеләнгән. Галәм. Җир. Кеше |