МЕТИС и. фр. 1) Индеецлар белән европеоид раса кешеләре никахлашудан туган буын. Биредә ак тәнлеләр белән беррәттән кызгылт мулат, метис, негр балалары да бар. Р.Ибраһимов

2) Гомумән төрле раса кешеләре өйләнешүдән туган буын. Таптаган каткан киездә Гарепне Батый тезе. Ничәмә миллион метиста Әле дә яши төсе. Р.Зәйдулла

3) биол. иск. Селекциядә: токымара яки сортара кушылдырудан килеп чыккан буын. --- Ә миләш, Валдай миләше, Бер гибрид, метис миләш: – Минемчә яшә, Тимер! – дип, Бирмәкче миңа киңәш... Х.Туфан. Мотор ипподромнарда тәрбияләп үстергән метис түгел, туган як болыннары тудырган, шунда үскән чын рысак иде. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә