МЕТИЛ и. гр. хим. Бервалентлы CH3 органик радикалы, күп кенә кушылмалар составына кергән, бер атом углерод һәм өч атом водородтан торган группа. --- каравылчысыз торган ул цистернадан шактый кеше спирт эчә, һәм... шул ук көнне берничәсе үлә, ә калганнары сукыраялар. Ул метил спирты булып чыга. З.Зәйнуллин. Метил йодидының электронлы формуласы түбәндәгечә булачак ---. Органик химия. [Тубылгы тамырында] --- эфир мае (аның составына салицил альдегиды һәм синиль кислотасы керә), салицил кислотасының метил эфиры, ванилин, терпеннар, С витамины һәм сары буяу матдәсе бар. Урман аптекасы |