МЕТЕ’Р-МЕТЕР иярт. 1) Әкрен генә, өзек-өзек тавыш чыгарып сөйләнү, көлү һ.б.ш. рәвеше турында. Әйе, ул кәҗә көлүе төсле метер-метер көлми, киң күңелле, ихлас кешеләрчә дөнья шаулатып көлә. Г.Ахунов 2) Вак-вак хәрәкәтләр ясау, әкрен генә селкенгәләү рәвеше турында. Әгәр инде калкавыч метер-метер генә селкенеп, суга акрын гына батып китсә, монысы инде эре чабак була. Р.Фәизов. Пошынмас Рафисның битенә егылып төшмәсме дип, каты гына өргән идем, ул [чебен] гөл чәчәгенә килеп кунды да, борынын метер-метер китереп, Сәлимә апага текәлде. Р.Рахман |