МЕТЕОРОЛО’ГИЯ и. гр. Җир атмосферасын, аның төзелешен, үзлекләрен һәм анда барган физик процессларны өйрәнә торган фән. --- Һиндстан спутнигы беренче чиратта метеорология службасына, геологик разведкага, сулыклар, каналлар өчен оптималь мәйданнар сайлап алу максатына хезмәт итәчәк. М.Мәһдиев. --- метеорологиядә сыкы дип, бәстән бөтенләй аерылып торган күренешне атыйлар. Дөньяда ниләр бар. Хәзерге вакытта һава торышын төрле илләрнең метеорология хезмәте күзәтә. Табигать белеме |