МЕТЕОРОЛО’ГИК с. 1) Метеорология фәненә мөнәсәбәте булган. Әлбәттә, хәзерге вакытта, көндәлек һәм айлык прогнозларны билгеләүдә куәтле һәм бай техника, шул исәптән метеорологик спутниклар киң файдаланылганда, халык сынамышлары бу өлкәдә төп рольне уйнамый. Х.Мәхмүтов. Әгәр гадәти метеорологик станциядәге күзәтүләр һава хәлен «бер ноктада» регистрацияләгән булсалар, хәзерге заман иярчене бер тәүлек эчендә бөтен җирдәге метеорологик шартларны күздән кичерә. Галәм. Җир. Кеше 2) Һава торышы белән бәйле. Әлеге полоса [радиоактив зарарлану полосасы] шартлауның куәтенә, төренә, җил тизлегенә, метеорологик шартларга һәм урынның рельефына бәйле. Г.Шакиров. Бина эчендә температураны, дымлылыкны, һаваның хәрәкәтен һәм газ составын --- тышкы метеорологик шартларга, шулай ук терлекләрнең җылылык, дым һәм газ бүлеп чыгаруларына карап,--- норма чикләрендә тоталар. Авыл хуҗалыгы электригы белешмәсе |